news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Егетләр яхшы уйный, шелтәләрлек урын юк – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры, Сергей Мозякин белән Данис Зарипов – югары осталыкка ия уенчылар, дип бәя бирде.

(Казан, 28 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Металлург"ка каршы бүгенге уеннан соң (2:3) матбугат конференциясендә каләм әһелләренең сорауларына җавап бирде.

"Егетләр яхшы уйнады, тырышлыкларын кызганмадылар. Аларны шелтәли алмыйм. Ләкин азакка кадәр уйнап җиткерә алмыйбыз. Серия 0:3 булганда җиңү яулап булырмы, дисезме? Тырышырбыз", – диде Билалетдинов.  

"Ак Барс" капкасына һәр уен саен Данис Зарипов алка керә. Шулай ук Сергей Мозякинга каршы торырлык көч тә табылмый.

"Мозякин белән Зарипов югары осталыкка ия уенчылар. Аларны ансат кына туктатып булмый, – ди Билалетдинов. – Александр Свитовмы? Аның алдагы матчта уйнау-уйнамавын әйтә алмыйм".

news_right_1
news_right_2
news_bot