news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Егетләр җитди әзерләнә – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры "Автомобилист"ка каршы уенга әзерлек турында сөйләде.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында үз бозында Екатеринбургның “Автомобилист” командасы белән очраша. Казан командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов ачык күнегүләр вакытында әлеге уенга әзерлек һәм командадагы вәзгыять турында сөйләде.

“Алдагы ике уенда зур исәп белән җиңүгә бәйле рәвештә әзерлектә сүлпәнлек юк. Егетләр җитди әзерләнә. Шулай уңышлы уйнаганбыз икән – яхшы. Без хоккейчыларның җитди әзерләнүләрен сорыйбыз. Барысы да яхшы булырга тиеш”, – диде Билалетдинов.

Баш тренер команданың легионер уенчылары – Иржи Секач белән Антон Ландерның уенына карата да үз фикерен җиткерде. Иржи Секач сентябрьдә яхшы уен күрсәткәннән соң бераз “югалып” алды һәм кабат алка кертә башлады. Ә Антон Ландерның инде 14 уен рәттән уңышка ирешә алганы юк.

“Секачның уеныннан канәгатьмен. Ул тулысынча бирелеп һәм аңлап уйный. Һәрвакыт кертә алмый, ләкин андыйлар ул гына түгел бит. Ул гол кертергә тырыша, үз бурычларын үти. Ә Антон Ландер зур күләмдә “кара эш” башкара. Аның вазифасы башка хоккейчыларның гол кертә алуына юнәлдерелгән. Мөмкинлек булуга, кертер. Әлегә ул башкаларны “туендыра”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Бүгенге матч 19.30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100