news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эфиопиядәге авиаһәлакәттә гомере өзелгән россиялеләр Саклык банкы хезмәткәрләре булган

Авиаһәлакәттә 157 кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Саклык банкы Эфиопия авиакомпаниясенең фаҗигагә юлыккан лайнерында үзенең ике хезмәткәре һәлак булуын раслады. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы учреждениенең матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Саклык банкы үз хезмәткәрләре – Эфиопиядә фаҗигагә юлыккан очкычта булган ирле-хатынлы Екатерина һәм Александр Поляковның үлемен раслады», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, «Сбербанк Лизинг» компаниясендә эшләгән Поляковлар Африкага ял итәргә киткән.

«Һәлак булучыларның туганнарына тиешле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк. Саклык банкы әлеге авиаһәлакәттә үлүчеләрнең (анда 157 кешенең гомере өзелде) барысының да туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100