news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эфиопиядә 157 кеше утырган "Боинг-737" лайнеры һәлакәткә очраган

Самолетта Россия кешеләре булу турында мәгълүмат юк.

(Казан, 10 март, "Татар-информ"). Бүген, 10 мартта, Эфиопиядә Ethiopian Airlines авиакомпаниясенең "Боинг-737" самолеты һәлакәткә очраган. Лайнер Адис-Абеба шәһәреннән Кения башкаласын Найроби шәһәренә даими рейс башкара торган була. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Самолетта 149 пассажир һәм сигез экипаж әгъзасы була. Фаҗига Эфиопиянең Дэбрэ-Зэйт шәһәре тирәсендә була. Самолет белән элемтә 08.44 сәгатьтә югала.

Эфиопия премьер-министры Абий Ахмед Али канцеляриясе хакимият һәм Эфиопия халкы исеменнән мөрәҗәгать чыгара. Алар һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклаша.

Самолетта Россия кешеләре булу турында мәгълүмат юк. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Кения Россия илчелегенә сылтама белән хәбәр итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot