Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эфиопия вәкилләре «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе белән танышты
Эфиопия делегациясе Татарстан Дәүләт Советында ачылган «Татарстанда эшләнгән» («Сделано в Татарстане») күргәзмәсен караган.
Күргәзмә белән Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен килгән министрлык һәм ведомство вәкилләре танышкан, дип хәбәр иттеләр Татарстан парламенты матбугат хезмәтендә. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән берлектә, кунаклар КАМАЗ, Казан вертолет заводында, "РариТЭК" автозаводы, "Соллерс", "Казансельмаш"да ясалган техника үрнәкләренә бәя биргән.
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләренчә, сәнәгатькә тулай төбәк продукт күләменең 45,8 проценты туры килә. Ул IT-технологияләр өлкәсенә аерым игътибар юнәлткән. Хәзерге вакытта Татарстанда 3 меңнән артык IT-компания эшли. Алар төрле юнәлешләргә мәгьлүмати продуктлар җитештерү белән шөгыльләнә. Моның өчен индустриядә югары квалификацияле кадрлар эшли, аларның әзерлеге белән Иннополис университеты шөгыльләнә.
Делегация әгъзаларын авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү мәсьәләләре кызыксындырган. Эфиопия икътисадының 35 проценты авыл хуҗалыгына туры килә, шуңа күрә Эфиопия Татарстан белән бу өлкәдә хезмәттәшлек итәргә тели. Моннан тыш, Татарстан икмәк һәм шикәр чөгендере җитештерү буенча Россиядә лидерларның берсе, сөт савымы буенча беренче урында, авыл хуҗалыгы продукциясе белән үзен тәэмин итеп кенә калмый, экспортка да чыгара.
Эфиопиянең индустриаль паркларның сәнәгый үсеше буенча генераль директоры Фисши Итагесу фикеренчә, күргәзмә Казан кунакларына шәһәр һәм төбәкнең сәнәгый потенциалы турында ныклы күзаллау бирә.
Күргәзмә 20 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр БРИКС саммиты кысаларында уздырыла. Экспозиция ике мәйданчыкта корылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз