news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эфиопия Премьер-министры: БРИКС илләре эчендә сәүдә икътисади үсешкә китерә

Эфиопия Премьер-министры: БРИКС илләре эчендә сәүдә икътисади үсешкә китерә
Фото: © Рамиль Ситдиков, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС илләре эчендә сәүдә икътисади үсешкә китерә, бу хакта «Казан ЭКСПО»да узган киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт белдерде.

«БРИКС гаделрәк дөнья тәртибенә трансформалаштыручы көч булу потенциалына ия. БРИКС илләре эчендә сәүдә, инвестицияләр һәм туризмның икътисади үсешенә китерә. Бу – шулай ук илдә барган глобаль проблемаларны хәл итүдә хезмәттәшлек һәм теләктәшлек үрнәге булачак», – дип әйтте Абий Әхмәт.

Премьер-министр күптән түгел БРИКСка кушылган Эфиопия, күп яклылык һәм тигезлек принципларын яклап, берләшмә эшендә актив катнашырга әзер, дип өстәде.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100