Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
EFES төркеме Казан солод җитештерү комплексында яңа производство мәйданын эшләтеп җибәрде
Бу модернизация Казан солод комплексының еллык җитештерү егәрлеген 45 мең тоннага арттыру мөмкинлеген бирә
(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген EFES компанияләр төркеме Казандагы солод җитештерү комплексында яңа производство мәйданын эшләтеп җибәрде. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хәлил Акынҗы, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута, EFES компанияләр төркеменең Россиядәге генераль директоры Йүксәл Гюкбулут, Anadolu Group холдингының Директорлар советы рәисе һәм башкаручы директоры Тунҗай Озилхан, EFES Beer Group президенты Алехандро Хименез һ.б. катнашты.
EFES төркеме Ауропаның сыра кайнатучы компанияләре арасында -5 нче, дөнья күләмендә 14 нче урын алып тора. Аның җитештерү базасы Төркия, Россия, Казахстан, Молдова, Сербия һәм Грузиядәге 16 сыра кайнату компаниясен, шулай ук Беларусь һәм Әзәрбәйҗандагы бүлекчәләрне берләштерә. EFES төркеменең Россия базарында эшли башлавына инде 10 ел тулды. 2006 елның октябрендә исә аның составына Казанның “Кызыл Шәрык” сыра кайнату заводы һәм солод җитештерү производстволары да керде. Казан комплексы EFES компанияләр төркеме составына керү белән, биредәге предприятиеләрдә технологик процессларны модернизацияләү һәм оптимальләштерү башланган иде. Сыра кайнату производстволарының солодка (шыттырылган арпа яки арыш) ихтыяҗлары арту сәбәпле, җитәкчелек сыра кайнату өчен кирәкле булган әлеге төп чимал җитештерүне арттыру, Казан солод комплексы базасында яңа җитештерү мәйданын ачу хакында карарга килде.
Яңа производствоны җайга салу эшләре 2007 ел ахырында башланган иде. Шушы вакыт эчендә Казан комплексына “Buhler” маркалы яңа җиһазлар урнаштырылган. Моннан тыш, EFES компанияләр төркеме сыра кайнату өчен яраклы арпаны кабул итү, чистарту һәм саклау өчен яңа җиһазларны кулланылышка керткән. Хәзер элеваторның ашлык саклау бүлеге 19,5 тонна арпаны сыйдыра ала.
EFES компанияләр төркеменең Россиядәге генераль директоры Йүксәл Гюкбулут Казан солод җитештерү комплексында яңа җитештерү мәйданын эшләтеп җибәрүне тармак өчен гади булмаган чорда гамәлгә ашырылучы масштаблы проект дип бәяләде. “Икътисади кыенлыкларга карамастан, без солод җитештерүне үстерүгә инвестицияләр салуны дәвам иттек. Бу инициативаның якын араларда үзен аклаячагына ышанабыз. Сыра кайнату заводын үзендә җитештерелгән солод белән тулысынча тәэмин итү, EFES компанияләр төркеменең Россия базарында позицияләрен ныгытуга китерәчәк”, -ди ул. Генераль директор компапнияләр төркеменең Татарстанга алга таба да инвестицияләр салуны дәвам итәчәген ышандырды.
Солод җитештерүче бу яңа производство мәйданына җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 28,5 млн. доллар тәшкил итә. Бу модернизация Казан солод комплексының еллык җитештерү егәрлеген 45 мең тоннага арттыру мөмкинлеген бирә. Шул рәвешле, проектны гамәлгә ашыру EFES ның Россиядә солод җитештерү куәтләрен 175 мең тоннага җиткерәчәк, компания үзенең Россиядәге сыра заводларын тулысынча бу стратегик чимал белән тәэмин итә алачак.
“EFES компанияләр төркеменең уңышында Россиядәге производстволарның өлеше бик зур. 2009 ел ахырына безнең Россиягә салынган инвестицияләр күләме 1 млрд. долларга якынлашты. Россия сыра базары безнең өчен стратегик әһәмияткә ия. Алга таба бу хезмәттәшлек тагын да киңәер”, -ди Anadolu Group холдингының Директорлар советы рәисе һәм башкаручы директоры Тунҗай Озилхан. Ул Россиядәге производствода Казан солод комплексының әйдәп баручы роль уйнавын ассызыклады. 2009 елда Казан комплексында 392 млн. литр сыра җитештерелгән. Биредә эшләүчеләр саны 585 кә җиткән. Бу, үз чиратында, җитшетерү куәтләрен арттыруга этәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз