Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ефәк юлы" Татарстанга якынлаша
Россия, Казакстан һәм Кытай юллары буйлап кабат узачак "Ефәк юл-2017" ралли-сәяхәте башланырга ике атнадан артык вакыт калган.
(21 июнь, Казан, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). "Ефәк юлы-2017" раллие башланырга өч атнадан кимрәк вакыт кала. Бу мавыктыргыч сәяхәтнең маршруты Россиянең башаклы басуларын, Казакстан чиксез далаларын, искиткеч Гоби комлыгын һәм Кытайның төньягындагы иң кызыклы урыннарны берләштерә.
Тантанага старт 7 июльдә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында биреләчәк. Беренче өч этап Россия территориясе буенча узачак. Раллида катнашучылар Казанга 9 июль көнне Чабаксардан килеп җитәргә уйлыйлар. Алар Шәле бистәсе юнәлешендә шәһәрнең үзәк урамнары аша үтәчәк.
Шәледә иртәнге 10:00 сәгатьтә 157 чакрым озынлыктагы махсус участокка старт биреләчәк. Ул Питрәч, Лаеш, Теләче, Балык Бистәсе һәм башка республика районнары аша Уфа юнәлешендә узачак. Аннары спортчылар Казакстанга юл тотачак. Җиде этаптан торган бу ярышның беренче өлеше тәмамлангач, 16 июльдә ралли катнашучылары Урумчида ялга туктап алачак. Аннары аларга Гоби чүлен кисеп чыгарга туры киләчәк. Ә кәрван финишы 22 июльдә иң борынгы шәһәрләрнең берсе булган Сианьда билгеләнгән.
"Татар-информ", ярышның мәгълүмати партнеры буларак, ВКонтакте https://vk.com/tatarinform рәсми төркемендә бәйге үткәрә. Конкурста катнашучыларга "КамАЗ-мастер" командасының 5 соравына дөрес җавап бирергә кирәк. Ралли турындагы яңалыклар көн саен "Татар-информ" сайтында (www.tatar-inform.ru), агентлыкның Instagram, Вконтакте, Facebook, Twitter төркемнәрендә бастырылачак. Аны үткәрү вакыты: быелның 23 июнь-6 июль көннәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз