news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ефәк юлы" ралли-рейдының алтынчы этабында Дмитрий Сотников дистанциядән төшеп калды

Йөк машиналары зачетында Андрей Каргинов турнир таблицасының беренче баскычында урнашты.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). "Ефәк юлы" ралли-рейдының алтынчы этабында (Волгоград – Липецк) Дмитрий Сотников экипажы, машинасы юлда ватылып калу сәбәпле, дистанциядән төшеп калды. Йөк машиналары зачетында Андрей Каргинов турнир таблицасының беренче баскычында урнашты. Бу хакта «КАМАЗ-Мастер» командасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алтынчы участок борылмалы, комлы дала юллары буйлап узды. Ярышта катнашучыларның күбесе кичә катлаулы һәм кызыклы навигация булуын таныды. Экипажлар барлыгы 766 чакрым юл узды, шуның 317 чакрымы – махсус участоклар.

Дмитрий Сотников экипажы өчен көн уңышсыз булды. Экипаж старттан кузгалып китеп 200 чакрым юл узгач, йөк машинасының тапшырулар тартмасы сафтан чыкты.

Хәзер ралли-рейдта Андрий Каргинов экипажы әйдәп бара. Эдуард Николаев – икенче, Айрат Мәрдиев – өченче, Антон Шибалов – бишенче, Сергей Куприянов экипажы - җиденче урында.

Ярышта катнашучыларның барысы да бүген Мәскәүнең Кызыл мәйданында финишта очраша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot