Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ефәк юлы, Җир буенча барып, Күккә илтергә тиеш – митрополит Феофан
"Рухи ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" дип исемләнгән II фәнни халыкара конференциядә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да катнашты.
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 4 сентябрьдә, Болгарда дин галимнәренең "Рухи ефәк юлы: Иҗат. Берләшү" II фәнни халыкара конференциясе уздырылды. Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
“Ефәк юлы - товар белән алыш-биреш итү генә түгел, ә цивилизацияләр тоташкан урын, - дип билгеләде митрополит Феофан конференциядәге чыгышында. - Бөек Ефәк юлы буенча кем йөргән? Төрле дин, мәдәният һәм милләт вәкилләре. Әлеге юл аша халыкларның үзара багланышлары барган.
“Кешене үзәккә куеп, Аллаһны онытырга” дигән сүзләрне хәзер еш әйтәләр, ләкин бу очракта үзеңнең иманыңны һәм рухи кыйммәтләреңне саклап калу омтылышы кирәклеге тагын да көчәя. Аллаһның закончылыкларын бозу - үзеңне һәлак итүгә юл. Мин күп мөселманнар белән аралашканым бар, ләкин алар мине беркайчан да ышануларымнан кире кайтарырга тырышмадылар. Исламга карата ышанычны террорчылар бетерергә тели. Ялган идеяләр белән кешеләр арасын боза, аларны аера башладылар. Безнең Рухи Ефәк юлыбыз бер булырга - Җир буенча барып, Күккә илтергә тиеш”, - диде митрополит үз чыгышында, диелә матбугат хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз