news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ефәк юлы” автомарафонында Чаллы командасының дүрт экипажы катнашачак

Казанга раллида катнашучылар 9 июль иртәсендә Чабаксардан килеп җитәргә ниятли.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). “Ефәк юлы” раллисының биш тапкыр җиңүчесе булган һәм җиденче автомарафонның йөк машиналары категориясендә төп фавориты саналган "КамАЗ-мастер" командасы экипаж составын игълан итте. Әлеге спортчылар Россия, Казакстан һәм Кытай территориясе буенча сузылган трансконтиненталь ярышка юл тотачак. Бу хакта раллиның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, тантаналы рәвештә ярышка старт 7 июльдә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында биреләчәк. Беренче өч этап Россия территориясе буенча узачак.

Казанга раллида катнашучылар 9 июль иртәсендә Чабаксардан килеп җитәргә ниятли.

Җиде этаптан торган юлның беренче өлеше үтелгәч, катнашучылар Урумчида ялга тукталып алачак. Аннары аларга Гоби чүлен узарга туры киләчәк. Ярышка йомгак 22 июльдә Кытайның борынгы шәһәрләреннән саналган Сиань шәһәрендә ясалыр, дип көтелә.

Кызыл Мәйданда үтәчәк тантаналы стартта Чаллы командасының дүрт пилоты катнашачак. Анда узышның ике тапкыр һәм гамәлдәге җиңүчеләре Айрат Мәрдиев һәм Эдуард Николаев булачак. Шулай ук стартта 2010 елда "Ефәк юлы-2013"нең иң көчле узышчысы дип танылган Дмитрий Сотников һәм тәҗрибәле Антон Шибалов та катнашачак.

"Ефәк юлы-2017" ралли-марафонында "КамАЗ-Мастер”командасының экипаж катнашучылары:

1. Эдуард Николаев – пилот, Евгений Яковлев – штурман, Владимир Рыбаков – механик.
2. Айрат Мәрдиев – пилот, Айдар Беляев – штурман, Дмитрий Свистунов – механик.
3. Дмитрий Сотников – пилот, Руслан Әхмәдиев – штурман, Илнур Мостафин – механик.
4. Антон Шибалов – пилот, Андрей Мокеев – штурман, Дмитрий Никитин – механик.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100