news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЭЭМда алданган өлешчеләр проблемалары буенча «кайнар линия» эшли башлады

ЭЭМда алданган өлешчеләр проблемалары буенча «кайнар линия» эшли башлады

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бүгеннән ТР Эчке эшләр министрлыгында алданган өлешчеләр проблемалары буенча «кайнар линия» эшли башлады. «Кайнар линия»нең телефоны 291-32-59. Ул 9 сәгатьтән 18 сәгатькәчә эшли.

Атна саен җомга көннәрендә 9 сәгатьтән 12 сәгатькәчә гражданнарны эчке эшләр министрының икътисади куркынычсызлык буенча урынбасары Рафаиль Гыйльманов кабул итәчәк: Казан, Лобачевский урамы, 9 йорт. Кабул ителергә 291-34-33, 291-20-75 телефоннары аркылы язылырга мөмкин.

Эчке эшләр министры урынбасары – ЭЭМ каршындагы Баш тикшеренү идарәсе җитәкчесе Андрей Вазанов гражданнар белән айның икенче һәм дүртенче пәнҗешәмбе көннәрендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькәчә һәм 17 сәгатьтән 19 сгатькәчә вакытта Казан, Карл Маркс урамы, 19 йортта очраша. Аңа 291-30-08 телефоны аша язылырга була, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге.

«Өлешчеләр» белән очрашуларда алданган өлешчеләрнең конкрет проблемалары тикшереләчәк һәм аларны чишү юллары каралачак. ЭЭМна килгән четерекле мәсьәләләрне белгечләр җаваплар һәм комментарийлар белән ЭЭМ Интернет-сайтының «Сораулар һәм җаваплар» рубрикасында урнаштырачак. Аның адресы: www.mvdrt.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot