Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге V Бөтенроссия Коръән укучылар ярышы җиңүчеләре билгеле
Саратовта уздырылган Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге V Бөтенроссия Коръән укучылар ярышының җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсенең телеграм-каналы хәбәр итә.
Коръәннең 30 нчы өлешен яттан укуда Газизә Мифтахетдинова, Коръәнне тулысынча яттан уку номинациясендә Айсылу Хаҗиева җиңүче дип танылды. 10 яшьлек Газизә Татарстан Республикасыннан, Коръәнне Казандагы «Бохара» мәчетендә өйрәнә.
19 яшьлек Айсылу да Татарстаннан килгән, ул Әлмәт шәһәре мәдрәсәсе шәкерте. Коръәнне беренче тапкыр 9 яшендә ятлап бетергән, аннары Казандагы «Рәшидә» Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә «Татар хафизы» проекты буенча укыган. Тумышы белән Татарстанның Тукай районы Югары Байлар авылыннан. Айсылуның әтисе Равил остаз да Коръән-хафиз.
Чарада шәрәфле кунак буларак катнашкан РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббясов сүзләренчә, Айсылу Хаҗиева Иорданиядә уздырылачак Халыкара Коръән укучылар ярышында Россия данын яклаячак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз