Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эдуард Вафин Татарстанда бала пособиесын алырга теләмәүчеләр барлыгын әйтте
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе «Ә миңа ул акча кирәк түгел», - дип әйтүче берничә кешене шәхсән белә.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).Татарстанда кайбер гаиләләр Россия Президентының указлары нигезендә 3 яшькә һәм 16 яшькә кадәр балаларга түләнгән акчаларны алудан баш тарткан. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.
«База буенча без акча алмаган гаиләләрне тикшердек. Россия Пенсия фонды рәисе Максим Топилин күрсәтмәсе буенча, без андый кешеләрнең барысы белән дә диярлек элемтәгә кердек. „Ә миңа ул акча кирәк түгел“, — дип әйтүче берничә кешене мин шәхсән беләм», — диде Эдуард Вафин.
Татарстанда 16 яшькә кадәрге 765 меңнән артык бала «Путин түләүләрен» алган. Моның өчен республикага Россия Пенсия фондыннан 16 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
«Татарстанда һәр бала диярлек үзенә тиешле акчаны алды. Бөтен республикага берничә кешенең генә андый акчаны алмыйча калган булуы мөмкин. Акчаларны алып өлгермәгән кешеләр Пенсия фондына 30 сентябрьне кертеп гариза тапшыра ала», — диде Эдуард Вафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз