news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Вафин Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе итеп Эдуард Вафин билгеләнде. Моңа кадәр ул Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе булып эшләде. Бу хакта бүген фондның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Эдуард Вафин Пенсия фондында һөнәри эшчәнлеген 2000 елда башлады, икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече, икътисад бүлегенең баш белгече, бюджет бүлегенең финанс белән тәэмин итү төркеменең баш белгече, Россия Пенсия фонды Идарәләренең финанс белән тәэмин итү төркеме җитәкчесе, бюджет бүлеге башлыгы, бюджет идарәсе җитәкчесе, идарәченең беренче урынбасары булып эшләде. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе итеп билгеләнде», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Вафин икътисад фәннәре кандидатының гыйльми дәрәҗәсенә ия, «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме бар, күп санлы фәнни хезмәтләр, монографияләр һәм уку әсбаплары авторы, Россия Пенсия фонды идарәсе, Татарстан Президенты һәм Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Россиянең бердәм Социаль фонды 2023 елның 1 гыйнварында эшли башлаячак. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча ул илнең Пенсия фондын һәм Социаль иминият фондын берләштерәчәк. Эдуард Вафин «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, структур үзгәрешләргә карамастан, ике оешмада да кыскартулар планлаштырылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100