news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Вафин электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләрен аңлатты

Электрон хезмәт кенәгәсендә кәгазь вариантта булган барлык белешмәләр дә туплана.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел хезмәткәрләр электрон хезмәт кенәгәсенә күчү-күчмәү турында карар кабул итә. Бу кешенең үз теләге белән башкарыла. Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләрен аңлатты.

Ул электрон хезмәт кенәгәсендә кәгазь вариантта булган барлык белешмәләр туплануын искәртте. Эш урыны, вакыты, вазифа, квалификация, эшкә кабул итү, азат итү даталары, хезмәт килешүен өзүгә сәбәпләр күрсәтелә.

Электрон хезмәт кенәгәсе өстенлекләре:

  • Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны белү уңайлы һәм тиз. Аларны Россия Пенсия фонды (pfrf.ru) яки Дәүләт хезмәтләре порталы (gosuslugi.ru) сайтларында шәхси кабинет аша белеп була. Сүз уңаеннан, хезмәт юлы турында мәгълүматны үзең эшләгән оешмада гариза белән кәгазь рәвешендә дә алып була.
  • Төгәл булмаган, хаталы белешмәләрне киметү.
  • Дистанцион эшкә урнашуның өстәмә мөмкинлекләре. Эшкә урнашканда, гражданин Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеттан электрон имзалы электрон хезмәт кенәгәсеннән белешмәне эш белән тәэмин итүче адресына юллый ала.
  • Белешмәләрнең сакланышы һәм куркынычсызлыгы. «Россия Пенсия фондының мәгълүмати системалары куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә. Мәгълүмати система персональ белешмәләрне саклау өлкәсендә закон нигезендә аттестацияләнгән. Белешмәләрне үзгәртү яки юкка чыгару максаты белән системаны ватарга, өзәргә тырышу очраклары теркәлгәне юк», — диде Эдуард Вафин.
  • Оешма-компанияләрнең хезмәт кенәгәләре белән бәйле мәшәкатьләре кими.
  • Пенсия дистанцион билгеләнүе. Пенсия кешенең шәхси счеты белешмәләре буенча өстәмә документсыз да билгеләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100