Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эдуард Шәрәфиев: Татарстанда сайлау кампаниясе актив һәм тыныч уза
Безнең төп бурыч – республикада сайлаулар югары дәрәҗәдә һәм тыныч шартларда узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү, дип искәртте депутат.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Татарстан халкының активлыгы югары булуга да карамастан, сайлау процессы тыныч уза, дип белдерде ЛДПР сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегеннән ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев IT-паркта урнашкан Казан шәһәренең Иҗтимагый күзәтү үзәгенә килгәч.
«Моңа куанмый мөмкин түгел, чөнки безнең төп бурыч – республикада сайлаулар югары дәрәҗәдә һәм тыныч шартларда узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү», - диде ул.
Депутат әлеге сайлауларда һәр сәяси партиянең потенциаль сайлаучыларга үз программасын тәкъдим итү мөмкинлеге булуына игътибар юнәлтте.
«Партияләргә телеканалларда, радиотапшыруларда бушлай эфир вакыты бирелде. Күп кенә партияләр һәм кандидатлар интернет-мәйданчыклардан һәм интернет-ресурслардан файдаланды, шунлыктан барлык сәяси фиркаләрнең дә сайлаучыларга үз программасын тәкъдим итүдә мөмкинлекләре тигез иде», - диде Шәрәфиев.
Ул Татарстан халкының сайлауда һәрвакыттагыча актив катнашуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз