Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эдуард Шәрәфиев Тукай районы Бәтке мәктәбендә парламент дәресе уздырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Тукай районы Бәтке мәктәбендә парламент дәресе уздырды. Чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Дәрес 7-11 сыйныф укучылары өчен әңгәмә форматында узды, анда укучылар Россия тарихына бәйле төп тарихи даталар һәм вакыйгалар турында фикер алышты.
Укучылар сорауларга җавап биреп кенә калмады, ә депутатка үзләре дә кызыксындырган сорауларын бирде. Дәрес кысаларында балалар солдатларның тәүлеклек паегы белән танышты, шартлаган снаряд кыйпылчыкларын карады, шулай ук касканы һәм бронежилетны киеп карадылар.
«Мондый интерактив элементлар укучыларга сугыш чоры чынбарлыгын яхшырак аңларга һәм үз илләренең тарихы белән элемтәне тоярга ярдәм итте», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз