Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эдуард Шәрәфиев Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев, республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлап, алгы сызыктан видеомөрәҗәгать яздырган.
«»Изге Георгий» иреклеләр бригадасының барлык шәхси составы исеменнән Татарстан Республикасында яшәүчеләрне 23 февраль бәйрәме белән котлыйм. Илебезне саклаучы барлык егетләргә тыныч күк йөзе һәм җиңү яулап тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын телим», - диде ул мөрәҗәгатьтә.
Эдуард Шәрәфиев Донбасска 2022 елның көзендә китте. Ул, башка күп кенә волонтерлар кебек үк, хәрбиләргә җылы киемнәр, азык-төлек, дарулар, техника китерү белән шөгыльләнде. Әмма соңрак махсус операциягә инде хәрби хезмәткәр буларак кушылырга карар кылды, тылда ярдәм иткән кешеләр белән янәшә булырга теләвен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз