Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эдуард Шәрәфиев махсус операциядә катнашучыларга хезмәт хакын күтәрергә тәкъдим итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүләр күләмен яңадан карарга кирәк дип саный. Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле контрактчылар һәм үзе теләп киткән кешеләр өчен акчалата түләү бер тапкыр да индексацияләнмәгән. 2022 елдан ул 200 мең сум күләмендә саклана.
«Хәзер мондый сумманы артык хезмәт куймыйча Мәскәүгә илтеп җиткерүче курьерлар да эшли», - дип яза парламентарий телеграм-каналында.
Яңа төбәккә эшкә командировкага җибәрелгән белгечләргә (төзүче, хезмәткәр) шулай ук 250 мең тирәсе түлиләр, дип өстәде ул. Шул ук вакытта аларның хезмәтен хәрби хәрәкәтләр зонасындагы хезмәткәрләрнең нинди эш алып баруы белән чагыштырып булмый, шулай ук аларга йөкләнешне һәм куркынычны да исәпкә алырга кирәк, дип белдерә Шәрәфиев.
«Бүгенге чынбарлыкта акчалата түләүне ким дигәндә 300 мең сумнан башларга кирәк. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең акчалата түләүләренә даими индексацияләү башкарылырга тиеш. Бу чаралар яңа контрактчылар һәм үзләре теләп килүчеләр агымын стимуллаштырачак», - дип йомгаклады депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз