news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Николаев экипажы «Дакар-2018» узышларының дүртенче этабында җиңүче булды

Гомуми беренчелектә «КАМАЗ-мастер» узышчысы көндәшен ярты сәгатьтән күбрәккә артта калдырды.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Дакар-2018» ралли-марафонының дүртенче этабы төгәлләнде. Йөк машиналары арасында финишка иң беренче булып «КАМАЗ-мастер» командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы килде.

Перу территориясе аша узган әлеге этапта махсус участокның озынлыгы 444 чакрым араны тәшкил итте. Эдуард Николаев экипажы аны  4 сәгать 35 минут 8 секунд эчендә узды. Финишка икенче булып килгән Аргентина узышчысы Федерико Вильягра («Ивеко»), мәсәлән, лидердан 27 минут 57 секундка калышты. Ә өченче урындагы Мартин Коломы (Чехия, «Татра») 38.49 минутка соңга калып килде.

Шулай итеп, Эдуард Николаев йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә лидерлык позициясен тагын да ныгытты.

Дүрт этаптан соң йөк машиналары арасында гомуми беренчелек:

1. Эдуард Николаев (Россия, «КамАЗ») 12:22.27
2. Федерико Вильягра (Аргентина, «Ивеко») +36.55
3. Сергей Вязович (Белоруссия, «МАЗ-спорт») +2:22.23
...7. Дмитрий Сотников (Россия, «КамАЗ») +3:57.37
...9. Айрат Мәрдиев (Россия, «КамАЗ») +4:07.48
...12. Антон Шибалов (Россия, «КамАЗ») +5:54.32.

Исегезгә төшерәбез, биш елга беренче мәртәбә «Дакар» маршруты Перу территориясе аша уза, аннары узышчылар Боливия һәм Аргентинага юл ала. Узышларга 20 гыйнварда нокта куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100