news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Николаев экипажы "Дакар-2018" узышларында лидерлыгын ныгытты

"КАМАЗ-мастер" узышчысы ралли-марафонның бишенче этабында җиңүче булды.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “КАМАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы”Дакар-2018” ралли-марафонының бишенче этабында йөк машиналары арасында җиңү яулады.

Перу территориясе аша узган 268 чакрым озынлыктагы махсус участокны Чаллының әлеге узышчылары 3 сәгать 37 минут 12 секунд эчендә уза алды. Финишка икенче булып килгән Сергей Вязович (“МАЗ-спорт”, Белоруссия), мәсәлән, Эдуард Николаев экипажыннан 6 минут 23 секундка калышты. Өченче урынны “Ивеко”да Голландия узышчысы Тон ван Генугтен яулады (+12.57).

Шунысы игътибарга лаек: бишенче этап башында Эдуард Николаев машинасы комлыкта яны белән ава. Шул сәбәпле баштарак алар лидерга 16 минут чамасы оттырып та барган була.

Әлеге этапта “КАМАЗ-мастер”ның Дмитрий Сотников экипажы – дүртенче (+13.23), Айрат Мәрдиев – сигезенче (+23.27), Антон Шибалов (+1:03.18) 13 нче урында килә.

Йөк машиналары арасында Эдуард Николаев экипажы лидерлыгын ныгытты:

1. Эдуард Николаев (Россия, “КамАЗ”) 15:59.39
2. Федерико Вильягра (Аргентина, “Ивеко”) +58.05
3. Сергей Вязович (Белоруссия, “МАЗ-спорт”) +2:28.46
...6. Дмитрий Сотников (Россия, “КамАЗ”) +4:11.0
7. Айрат Мәрдиев (Россия, “КамАЗ”) +4:31.15
...13. Антон Шибалов (Россия, “КамАЗ”) +6:57.50. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100