Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эдуард Николаев экипажы “Дакар-2012” раллиенда катнашуын туктатты
Кичә узган 5 нче этапта Эдуард Николаев экипажы финишка 5 нче булып килеп, Россия экипажлары арасында иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән иде
(Чаллы, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Аргентинада “Дакар-2012” трансконтиненталь марафонының бишенче этабы тәмамланды. 153 км озынлыктагы махсус участок Чилесито-Фьямбала маршруты буенча узды. Ла-Риоха һәм Катамарка провинцияләрендә узган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә, җиңел һәм йөк автомобильләр өчен старт ноктасы күчерелеп, оештыручыларга участокны 24 км га кыскартырга туры килде.
Шул ук вакытта, спорт комиссарлары коллегиясе 4 этапта Эдуард Николаев җитәкләгән “КАМАЗ-Мастер” экипажы белән внедорожниклар классындагы 410 нчы катнашучы арасында булган инцидентны тикшерде. Зыян күргән 410 нчы экипажның үзенең гаепле булуы танылуга, ә Эдуард Николаев экипажына юлда югалткан вакыты компенсацияләнүгә карамастан, моннан канәгатьсез калучылар спорт комиссарлары коллегиясенә мөрәҗәгать итеп, җентекле тикшерү уздыруны таләп иткән.
Инцидент җентекле анализланганнан, шаһитлар сораштырылганнан соң, 500 нче “КАМАЗ-Мастер” экипажының җитәрлек ярдәм күрсәтмәве, “КАМАЗ” автомобиленең зыян күргән көпчәген алмаштыру факты ачыкланган. Көпчәк алмаштыру компенсацияләнгән вакытта булганга, ул регламентка туры килми.
Спорт комиссарлары коллегиясенең карары бик кырыс булган. Аның нәтиҗәсендә, 500 нче номерлы Эдуард Николаев экипажы марафонда алга таба катнашудан төшереп калдырыла. Бу хакта “КАМАЗ-Мастер” командасының рәсми сайты хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз