news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Николаев: "Дакар"да узышучылар яңгырлар белән сыналды

"Дакар" ралли-марафоны җиңүчесе Эдуард Николаев сүзләренчә, трассада тәгәрмәч алыштырырга тукталган вакыт "алтын"га тиң булырга мөмкин.

Эдуард Николаев: "Дакар"да узышучылар яңгырлар белән сыналды
Султан Исхаков

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «КАМАЗ-мастер» узышчысы, «Дакар-2017» ралли-марафоны җиңүчесе Эдуард Николаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уңышка ничек ирешүе турында сөйләде.

«Узышлар бик авыр булды. Оештыручылар коры көннәр вәгъдә иткән булса да, нинди «корылык» булуын үзегез күргәнсездер. Узыш вакытындагы көчле яңгырлар берничә көнгә сузылды. Шуның аркасында кайбер махсус участокларда узышларны үткәрү мөмкинлеге дә булмады. Мондый шартларда йөк машиналарына аеруча кыен иде. Чөнки җир каты кебек тоелса да, авыр машиналарның батып калу куркынычы югары булды. Үзе бер капкын кебек. Батып калган машиналарны чыгару өчен махсус трактор һәм экскаваторлар да җәлеп ителде. Әлеге «капкын»ны без дә читләп уза алмадык. Бәхеткә, көндәшләрдән аермалы буларак, без аннан чыгарга озак вакыт сарыф итмәдек», – ди узышчы.

«Дакар» марафонында катнашу өчен ел әйләнә әзерлек сорала, дип саный Эдуард.

«Ардыра. Әмма һәр узышчының да алҗуын истән чыгармаска кирәк. Менә шул аруны тизрәк җиңә алсаң, уңыш та елмая. Моның өчен физик яктан нык булырга кирәк», – ди ул.

Шул ук вакытта команда тактикасы барлыгын онытырга ярамавын да искәртә. Һәр узышчы җиңү өчен көрәшсә дә, «КАМАЗ-мастер» егетләре бер-берсен кыен хәлдә калдырмый.

«Безгә бу узышларда «КАМАЗ-мастер»ның Дмитрий Сотников экипажына булышырга туры килде. Үзебезнекеләрне ни булса да читләп узмыйбыз. Медицина ярдәме кирәк икән, яисә җитди һәлакәткә юлыккан булса, чит ил экипажларына да булышабыз. Кыен хәлләр булдымы, дисезме? Трассада тәгәрмәчне тишәргә сәләтле үләннәр бар. Берничә тапкыр шундый хәлгә юлыктык. Ярый әле техник мөмкинлекләрне эшкә җигеп, көпчәк алыштырмый гына финишка килеп җитеп булды. Ә бит бер тәгәрмәчне алмаштыру 8-12 минут вакытны ала. Быелгы «Дакар»да ул минутлар «алтын»га тиң иде», – дип сөйләде Эдуард Николаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100