news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Николаев «Дакар-2019» ралли-марафонының җиденче этабында финишка өченче булып килде

Дмитрий Сотников экипажы — икенче, Жерар де Рой — өченче урында.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-Мастер» командасының Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипажы «Дакар-2019» ралли-марафонының җиденче этабында йөк машиналары зачетында финишка өченче булып килде. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эдуард Николаев машинасы 387 километрлы Маркона – Маркона боҗралы этабын (шуның 323 километры махсус участокка туры килә) 5 сәгать 22 минут 2 сәгать эчендә узды.

Голландия узышчысы Жерар де Рой финишка беренче булып килде, ул россиялене 34 минут 35 секундка артта калдырды. Икенче урында – Белоруссия вәкиле Сергей Вязович, ул лидердан 30 минут 55 секундка калышты.

«КАМАЗ-Мастер» командасының Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге тагын бер экипажы, машиналары юлда ватылып калу сәбәпле, финишка җиденче булып кына килде.

Җиде этап нәтиҗәләре буенча йөк автомобильләренең гомуми зачетында Эдуард Николаев беренче урынны саклап калды. Дмитрий Сотников экипажы — икенче, Жерар де Рой — өченче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100