news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эдуард Николаев өченче тапкыр рәттән "Дакар" йөк машиналары зачетында җиңде

Икенче урынны Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге тагын бер Татарстан экипажы алды.

Эдуард Николаев өченче тапкыр рәттән "Дакар" йөк машиналары зачетында җиңде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасыннан Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары зачетында "Дакар"-2019 ралли-рейдында җиңүче булды. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Бүген, пәнҗешәмбе көнне, узышның унынчы - йомгаклау этабы узды. Йомгаклау классификациясендә икенче урынны "КАМАЗ-Мастер"ның тагын бер вәкиле Дмитрий Сотников алды. Өченче урынны Голландияле Жерар де Рой (Iveco) яулады. 

Бу этапны голландияле Тон ван Генугтен (Iveco) отты, чех Алеш Лопрайс – икенче, Дмитрий Сотников өченче килде. Унынчы этапта Николаев экипажы алтынчы нәтиҗәне күрсәтте. Тик алдагы җиңүләре аңа йомгаклау җиңүче өчен җитте.

Шул рәвешле, Эдуард Николаев пилот буларак "Дакар"ның дүрт тапкыр җиңүчесе булды (2013, 2017, 2018, 2019 еллар). Тагын бер тапкыр (2010 ел) ул, команданың хәзерге җитәкчесе Владимир Чагин экипажы составында механик буларак, ралли-рейдның триумфаторы булды.

  • Хәзер Николаев экипажы составына штурман Евгений Яковлев һәм механик Владимир Рыбаков кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot