news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эдуард Латыйпов җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Эдуард Латыйпов биш хата җибәреп, Словакиядән килгән Мартин Отченаштан 9,9 секундка калышкан.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Россия биатлончысы, Самара өлкәсенең Камышлы авылы егете Эдуард Латыйпов җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу хакта “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Эдуард Латыйпов биш хата җибәреп, Словакия спортчысы Мартин Отченаштан 9,9 секундка калышкан. Өченче урынны Словениядән килгән Клемен Бауэр ( 14,9) яулаган.

Ярышлар Белоруссиянең Раубичи үзәгендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot