news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эдуард Латыйпов Кытайдагы Олимпия уеннарында бронза медаль яулады

Биатлон ярышында Россиядән Эдуард Латыйпов, Максим Цветков, Александр Логинов һәм Даниил Серохвостов катнашты.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Эдуард Латыйпов Олимпиадада биатлонда бронза медальгә лаек булды.

Кытайда уза торган Олимпия уеннарының биатлон ярышында Россиядән Эдуард Латыйпов, Максим Цветков, Александр Логинов һәм Даниил Серохвостов катнашты. Алар 12,5 километр чаңгыда ярышты һәм дүрт атыш ясады. 

Эдуард Латыйпов, беренче урынны яулаган Кентен Фийон Майедан 35,3 секундка калышып, өченче килде. Беренче урында — Франциядән Кентен Фийон Майе, икенче урында — Норвегиядән Тарьей Бё.

Финишка Россия спортчылары Максим Цветков унҗиденче, Александр Логинов егерме җиденче һәм Даниил Серохвостов утыз тугызынчы булып килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot