news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Латыйпов дөнья кубогының финал этабында көмеш медаль алды

Бүген спортчыга 27 яшь тулды.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Башкортстан данын яклаучы спортчы Эдуард Латыйпов Швециянең Эстерсунд шәһәрендә биатлон буенча дөнья кубогы этабында масс-старт ярышында икенче урын алды. Бүген спортчыга 27 яшь тулды.

Масс-стартта француз Симон Дестье беренче урынны, норвегияле Йоханнес Бе өченче урын алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Эстерсундта масс-старт — халыкара биатлон сезонының соңгы ярышы. Йоханнес Бе янә «Зур бәллүр глобус»ка ия булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100