news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Хәйруллин «Волонтерлар мирасы мәктәбе» укучысы булды

Әлеге чара «Мәдәният» илкүләм проекты грантын отты һәм быел Россиянең ун төбәгендә тормышка ашырыла.

Эдуард Хәйруллин «Волонтерлар мирасы мәктәбе» укучысы булды
Владимир Васильев

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 17-18 октябрьдә Казанда «Волонтерлар мирасы мәктәбе» — шәһәр сакчыларының (Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыяте — ВООПИиК) теоретик һәм практик дәресләре төгәлләнә. Татарстан башкаласында узган икенче сезонны тыңлаучылар һәм укучылар арасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары, Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Эдуард Хәйруллин да бар иде.

«Тарихны тотып тоеп карыйсы килде. Шомарту, буяудан чистарту, бизәкләп кисү, грунтовкалау, шпатлевкалау, буяу һәм колеровкалау эшләрен эшләп карыйсы килде. Яхшы буяу һәм корал белән килеп чыккан бар әйбер дә бик кызыклы», — диде ул агач материаллар белән эшләү дәресе төгәлләнгәч.

Бу курсның лекторы «КолорДизайн Стиль» оешмасы җитәкчесе, химия фәннәре докторы Рөстәм Камалов булды. Буяулар, грунтовка һәм аларның үзлекләре, үзагачны катламнар белән эшкәртү технологияләре турында тәфсилле лекциядән соң практик биремнәргә кереште.

Тыңлаучылар «штукатурка бухтит» профессиональ терминының мәгънәсенә төшенде, реставраторларның Казан опера театры колонналарының эталон ак төсенә ничек ирешүләрен һәм аларның чынлыкта нинди материалдан булуын белделәр.

Волонтерлар Ян Тинчуринның (Россия тимерчеләре берлеге) тимерче алачыгында тимер коюның үзенчәлекләре, тарихи биналардагы борынгы тимер элементларның аермалы билгеләре, тимер материалларны реставрацияләүнең үзенчәлекләре турында белделәр, шулай ук үзләрен тимерче ролендә дә сынап карадылар.

Курс тыңлаучыларына уку йомгаклары буенча сертификат бирелә, алар киләчәктә тарихи реставрацияләнә торган объектларда волонтерлар эшенә рөхсәт алу мөмкинлегенә ия булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100