news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эдуард Хәйруллин Тартария белән Татария атамалары арасындагы аерма турында сөйләде

Урта гасырларда Европа картографлары Каспий диңгезе һәм Тын океан арасындагы территорияне Тартария дип атаган.

Эдуард Хәйруллин Тартария белән Татария атамалары арасындагы аерма турында сөйләде

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин «Новая Тартария» YouTube-каналында борынгы географик атама — Тартария белән Татария исеме арасындагы аерма турында сөйләде.

Урта гасырлардан башлап XIX гасырга кадәр Европа картографлары Каспий диңгезе һәм Тын океан арасындагы территорияне Тартария дип атыйлар.

Эдуард Хәйруллин үз видеосында дөньяның иң зур илен кем ясаганын һәм «Тартария» сүзендә артык «р» хәрефе каян пәйда булуын сөйли. Ул «европалыларны антитартар пропагандасы нәрсә белән куркытуына да» туктала.

Роликны караучылар шулай ук татарларның, тартар соусының, борынгы грек мифологиясендәге "тартар" сүзенең һәм рус сүзе «тартарары»ң уртаклыгы турында беләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot