news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Галиев: Татарстан чаңгы спорты өчен сезон иң уңышлысы булды

Татарстан чаңгычылары бу сезонда барлыгы 62 медаль яулаган, шуның 22се – "алтын".

Эдуард Галиев: Татарстан чаңгы спорты өчен сезон иң уңышлысы булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең сезонга йомгак ясау утырышында республиканың чаңгы узышлары буенча баш тренеры, федерациянең вице-президенты Эдуард Галиев елның Татарстан чаңгы спорты тарихында иң уңышлысы булуын билгеләп узды.

“2016 елга куелган бурыч-максатлар тулысынча үтәлде. Төрле дәрәҗәдәге турнирда республика чаңгычылары 62 медаль яулады. Шуның 22се алтын медаль, - дип сөйләде Эдуард Галиев. – Быелгы кебек уңышлы сезонның Татарстан чаңгы спорты тарихында булганы юк иде әле”.

Аерым уңышларга килгәндә, Эдуард Галиев тарафыннан Андрей Ларьковның дөнья чемпионатындагы көмеш медале, Анна Нечаевскаяның Универсиадада яулаган ике алтын медале, яшь спортчы Егор Казариновның үз яшьтәшләре арасындагы дөнья чемпионатындагы уңышлары – ике “көмеше” аталды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100