news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Фәттахов пулеметчы бабасының сугышта 62 немец солдатын юк итүе турында сөйләде

Эдуард Фәттахов пулеметчы бабасының сугышта 62 немец солдатын юк итүе турында сөйләде
Фото: Эдуард Фәттаховның шәхси архивыннан

Чаллының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов Җиңү көненә багышланган «Минем Героем – минем гаиләм» онлайн-флешмобында катнашты. Ул «Татар-информ»га Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы – Мозаффар Фәттахов турында сөйләде.

Мозаффар Салих улы Фәттахов 1920 елда туа. Сугыш елларында ул мотоукчылар полкында пулеметчы була, Төньяк-Көнбатыш фронтында көрәшә.

«Минем бабам, Фәттахов Мозаффар Салих улы, Икенче бөтендөнья сугышын узган – финнар белән дә, немецлар белән дә, японнар белән дә көрәшкән. Бабам Курск дугасындагы, Карелия фронтындагы һәм Польшадагы көрәшләрдә катнашкан», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Оныгы сүзләренчә, 1943 елда солдат яралана, ләкин тиздән яңадан фронтка кайта. 62 фашистны юк иткән өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Җиңүне Мозаффар Фәттахов Германиядә Бранденбургта каршы ала.

«Бабабыз белән горурланабыз. Мин аны яхшы хәтерлим. Безгә, оныкларына, сугыш һәм сугыштан соңгы чор турында күп хикәяләр сөйли иде. Мин гел бабама – шундый көчле, кыю кешегә сокландым, аның оныгы булуым белән горурлана идем. Аның турындагы якты истәлекне гомер буе саклаячакмын. Бу коточкыч сугыш, җиңү, ветераннарның батырлыгы турында балаларымның балалары беләчәк», — дип ассызыклады Эдуард Фәттахов.

Татарстанда онлайн-флешмоб башлап җибәрделәр. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган. Анда республикада яшәүчеләр үз гаиләләренең геройлары турындагы сугыш еллары тарихлары белән бүлешә. Аннан соң бу язмалар матбугат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыкларда урнаша. Акция «Минем Героем — минем гаиләм» дип исемләнгән. Ул популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып бара.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына (фронтовикларга да, тыл хезмәтчәннәренә дә) багышланган пост чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #мойГеройМояСемья хештегы булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100