Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 сентябрьдән мәктәпләр IX-X сыйныфлар өчен җәмгыять белеменнән бердәм дәреслекләргә күчә
Россия мәктәпләрендә 2026 елның 1 сентябреннән - IX-X сыйныфлар, ә 2027 елның 1 сентябреннән XI сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт дәреслекләре барлыкка киләчәк. РФ Президентының Гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте идарәсе референты, тарих һәм җәмгыять белеме буенча дәреслекләрнең бердәм линейкасы җаваплы секретаре Владислав Кононов РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Кононов Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары конференциясендә билгеләп үткәнчә, быелның 1 сентябреннән IX-X сыйныфлар җәмгыять белеме буенча яңа дәүләт дәреслекләренә күчә, ә XI сыйныфлар соңгы елда иске курсны өйрәнүен дәвам итә. 2027 елның 1 сентябреннән мәктәпләргә өченче дәүләт дәреслеге – XI сыйныфлар өчен җәмгыять белеме – кайтып җитәчәк, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз