news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел балалар ялын оештыру өчен бердәм цифрлы система кертелә

2026 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә балалар ялын оештыру өчен бердәм цифрлы система кертергә планлаштыра. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Азат Кадыйров шул хакта хәбәр итте.

«Агымдагы елда бердәм вожатыйлар мәктәбен эшләтеп җибәрергә һәм Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә сәламәтләндерү һәм ялның цифрлы платформасын кертергә кирәк. Ул гаризалар тапшыру, юлламалар броньлау һәм түләү өчен бердәм тәрәзә, шулай ук бөтен системаны, шул исәптән балаларның килүен, китүен, аларны изоляцияләү һәм башкаларны мониторинглау ноктасы булырга тиеш», - дип белдерде ул.

Быел балалар ялын оештыру турында сөйләгәндә, министр җәйге сезонга 15 балалар лагере, шул исәптән Чаллыда 560 урынлы «Следопыт» лагере ачылачагын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot