news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районында 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Ибраһимовны котладылар

Биектау районында 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Ибраһимовны котладылар

Биектау районында 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Ибраһимовны Җиңү көне белән котладылар. Ул – районда бүгенге көндә исән бердәнбер сугыш ветераны.

Быел Рәшит Миңнулла улына 100 яшь тула. Җиңү көнен ветеран Башкортстанда каршылаган, ә өенә кайткач, аны үзенчәлекле бүләк көтә иде.

Ямаширмә мәктәбе укучылары фронтовик өчен тантаналы марш һәм котлауларны үз эченә алган «Өй янында парад» оештырды.

Рәшит Ибраһимов - Төньяк флот герое һәм Биектау районының мактаулы гражданины. Аны 1943 елда 17 яшендә фронтка озаталар. Башта Мурманск өлкәсендә - аэродромда, аннары конвойларны озатып йөрүче торпеда катерлары бригадасында хезмәт итә.

Сугышчан юлы аны Норвегия чигенә алып килә, биредә совет гаскәрләре Поляр аръягын азат итә.

Күрсәткән батырлыгы өчен фронтовик II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр һәм Югары Башкомандующий Иосиф Сталинның ике Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

1950 елда демобилизацияләнгәннән соң Рәшит Миңнулла улы тыныч тормышка әйләнеп кайта, ярты гасырдан артык фермада һәм колхоз умарталыгында эшли.

Фотолар: Татарстанның Биектау районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot