Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бердәмроссиялеләр Генераль совет утырышында сайлау кампаниясенә әзерлек турында сөйләште
«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы утырышында аның әгъзалары 2026 елгы сайлау кампаниясенә әзерлекнең төп өстенлекләрен билгеләде. Чарада «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы, Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов та катнашты.
Генераль совет секретаре Владимир Якушев искәртеп үткәнчә, Дәүләт Думасында партиянең булачак фракциясе фирка инфраструктурасы белән турыдан-туры бәйле фикердәшләрдән формалашырга тиеш. Аның сүзләренчә, алдан тавыш бирү этабында ук көчле һәм нәтиҗәле команда формалаштыру өчен партиянең кыйммәтләрен һәм курсын уртаклашучы кандидатларны сайлап алуны тәэмин итү мөһим.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов партия программасын гамәлгә ашыруны актив рәвештә хуплый, ә республика үзе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга системалы әзерлек алып бара. «Партиянең Татарстан төбәк бүлеге, төбәкне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән үз инициативаларын һәм тәкъдимнәрен кертеп, халык программасын формалаштыру һәм әзерләп бетерүгә актив рәвештә кушылды. Республикада оештыру эшләре югары дәрәҗәдә, бу алда торган сайлау кампаниясенә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә», – дип белдерде Марсель Шәрәпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз