news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге Лисичанск һәм Рубежноега 17 фура ярдәм озатты

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге Лисичанск һәм Рубежноега 17 фура ярдәм озатты
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 17 фура гуманитар йөк җибәрде. Юлга чыгар алдыннан йөк машиналарын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

Колонна Луганск өлкәсенә төзелеш материаллары, азык-төлек, көнкүреш химиясе, махсус хәрби операциядә катнашучыларга шефлык ярдәме һәм башка әйберләр китерәчәк.

Әлеге ярдәм партиясен ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, район һәм иҗтимагый оешма башлыклары озата барачак.

«Яңа төбәкләр һәм безнең хәрбиләр өчен гуманитар йөк җыйдык, бу эштә Татарстан яшьләре актив катнашты. Төзелеш материаллары, эретеп ябыштыру аппаратлары, мотоцикллар, шулай ук социаль өлкә объектлары һәм методикалар өчен материаллар алып барабыз», - дип сөйләде Азат Кадыйров.

Мондый ярдәмнең мөһимлегенә һәм актуальлегенә Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин да игътибар итте.

2022 елның февраленнән 2026 елның февраленә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге химаясендә 4 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм төялгән 262 йөк машинасы озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot