Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бердәм Россия» Казанда югары сыйныф укучылары өчен һөнәри ориентация форумы уздырды
Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»нең Иҗтимагый ярдәм штабында «Мәгариф – 2026» форумының икенче этабы узды. «Минем карьерам Бердәм Россия белән» партия проекты кысаларында оештырылган чарага Казанның 5нче лицее һәм 1нче мәктәптән 40 өлкән сыйныф укучысы җыелды, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.
Штаб җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева, мондый очрашуларның мәктәп укучыларына экспертлар һәм төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре белән турыдан-туры аралашырга ярдәм итүен билгеләп үтте.
Форумның төп өлеше «Югары белем: югары уку йортын һәм уку юнәлешләрен ничек дөрес сайларга» дигән темага панель дискуссиядән башланды. Очрашуның модераторы сыйфатында штабның ивент-менеджеры Георгий Зубко чыгыш ясады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт өстенлекләренә һәм якындагы дистә елларда төбәк икътисадында ихтыяҗ булачак белгечлекләр сайлауның мөһимлегенә игътибар юнәлтте.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, ректорлар советы рәисе урынбасары, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Роза Әхмәдиева институтның мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм республика Фәннәр академиясенең 2026 елга планнары белән уртаклашты.
Спикер аерым билгеләп үткәнчә, республика субъектларның фәнни-технологик үсеше буенча җитәкчеләр институтын гамәлгә кертү методологиясе эшләнә торган Россия Федерациясенең 20 сынау төбәге арасына керә. Бу исә берничә елдан яшь белгечләр булачак хәзерге абитуриентлар алдында уникаль перспективалар ача.
ТР Мәшгульлек үзәгенең Казанның Киров һәм Мәскәү районнары буенча идарәсе әйдәп баручы профконсультанты Евгения Ходакова хезмәт базарындагы вазгыять һәм төбәктәге ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр турында сөйләде. Ул шулай ук өлкән сыйныф укучыларына студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз