news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдгард Запашный Казан циркын «Дю Солей»га бирергә тәкъдим итүче белән бәхәскә керде

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында Казан циркы директорын сайлау конкурсының икенче этабы үтте.

Эдгард Запашный Казан циркын «Дю Солей»га бирергә тәкъдим итүче белән бәхәскә керде
Рамиль Гали

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан циркы директорын сайлау буенча уздырылган конкурс комиссиясе әгъзасы Эдгард Запашный презентация вакытында дәгъвачыларның берсе белән бәхәскә керде. Ул Игорь Борисовның Казан циркына директор таба алмасалар, аны «Дю Солей»га бирергә кирәк дигән тәкъдимен кискен тәнкыйтьләде.

Игорь Борисов Казан циркы үсеше буенча программасын социаль челтәргә урнаштырып фикер алышу оештырган. Сүз уңаеннан, Казан циркына директор табылмаса, «Дю Солей»га бирергә кирәк дип язган булган.

  • Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында Казан циркы директорын сайлау конкурсының икенче этабы үтте. Кандидатлар үз программаларын комиссиягә тәкъдим иттеләр. Комиссияне ведомство министры Ирада Әюпова җитәкли. Комиссия әгъзалары арасында күренекле цирк артисты Эдгард Запашный, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә бар.

Директор урынына дәгъва итүчеләрнең берсе – Игорь Борисов цирк җитәкчелегенең тамашачы белән бәйләнеше булмавын тәнкыйтьләде. Ул тамашачыны “югары чек” куркытуын белдерде. Игорь Борисов бөтен арендаторларны чыгарып, циркның үзе акча эшли башлавына басым ясый. “Тамашачыга билеттан тыш та күп акча калдырып кайтырга туры килә. Циркка килүчегә тәкъдим ителгән хезмәтләрне цирк үзе башкарса, бу тамашачы өчен арзанракка төшәр иде.

Комиссия әгъзаларының циркта катнашкан хайваннарга мөнәсәбәте турында соравына Игорь Борисов җәмәгатьчелек белән журналистлар аша активрак эшләргә кирәген әйтте. Сүз арасында ул хайваннарны “яки көч белән, яки ачлык белән” өйрәтү турында фикерен әйтте. Эдгард Запашный бу фикергә каршы чыгып: “Ач касатиклар янында дрессировщик ничек йөзә ала?” дип сорады.

Игорь Борисов әйтүенчә, аның дрессировка белән танышлыгы этен өйрәтүдән гыйбарәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100