news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдельвейс Ихсанова: "Татар кызы" бәйгесендә җиңгәннән соң татар теленең кыйммәтен аңладым

"Татар кызы" халыкара бәйгесенең былтыргы җиңүчесе бәйгенең әһәмиятен аңлатты.

(Уфа, 24 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татар кызы-2016" халыкара бәйгесе җиңүчесе Эдельвейс Ихсанова бәйгенең иң зур нәтиҗәсе дип туган теленә игътибары артуын атый. Бу хакта ул бүген Уфада "Татар кызы - 2017" бәйгесе финалы уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте.

Журналистларның "Былтыр яуланган җиңүдән соң синең күңелең ничек баеды?" - дигән соравына Эдельвейс: "Мин бу конкурста җиңеп чыккач, татар теленең никадәр кирәк икәнен аңладым", - диде. "Элек мин туган телне белүнең, гореф-гадәтләрнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Хәзер исә балаларда милли үзаң тәрбияләүнең мөһимлеген көннән-көн ныграк аңлыйм", - дип аңлатты ул.

Эдельвейс Ихсанова - Башкортстанда туып үскән татар кызы. Былтыргы бәйгедә җиңү яулап, ул туган төбәгенә быелгы бәйгенең финалын кабул итү хокукын китерде. Бүген Уфаның "Башкорстан" концертлар залында "Татар кызы - 2017" бәйгесе уза. Эдельвейс бу бәйрәмдә хөрмәтле кунак буларак катнаша.

"Татар кызы" халыкара бәйгесен гамәлгә куючылар - Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы. Бәйге 2011 елдан үткәрелеп килә, былтыр ул халыкара статус алды. Бүген Уфада "Татар кызы - 2017" сайланачак. Бәйгенең төп максаты — халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләрнең игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100