news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Эдельвейс Групп» коллективы Айрат Хәйруллинның туганнарының кайгысын уртаклашты

Bell 407 вертолеты кичә Кама елгасына бозга егылып төште, авиакатастрофада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). «Эдельвейс Групп» АҖ коллективы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның фаҗигале рәвештә гомере өзелүенә бәйле рәвештә, Хәйруллиннар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты.

Безнең өчен ул флагман һәм акционерлык җәмгыятенә нигез салучыларның берсе иде. Соңрак, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасындагы эшчәнлеге чорында, ул үзен Ватаныбызның гадел һәм туры юлдан баручы, үз фикерен яклый белүче лаеклы һәм тугры улы буларак күрсәтте, без моның белән һәрвакыт горурланачакбыз. Аның бөтен эшчәнлеге киң колачлы проектларны гамәлгә ашыру өчен көчләрне туплауга юнәлдерелгән иде.

Айрат Нәҗип улы эшен зур уңыш белән ахырына кадәр җиткерә белүче сирәк кешеләрнең берсе иде һәм ул үзен белгән барлык кешенең тирән хөрмәтен һәм мәхәббәтен казанды.

news_right_1
news_right_2
news_bot