news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстан халкын бозлавык һәм томан турында кисәтте

Республика территориясендә уртача салкын һава торышы саклана.

Синоптиклар Татарстан халкын бозлавык һәм томан турында кисәтте
Владимир Васильев

(Казан, 31 декабря, «Татар-информ»). Иртәгә, яңа елның беренче көнендә Татарстанда һава торышы шартлары начарланачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Төнлә һәм көндез республиканың көнбатышында бозлы кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык булачак.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Татарстан территориясендә уртача салкын һава торышы сакланачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot