news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада кулланылган батарейкалар җыю пункты ачылды

Хәзер түбәнкамалыларның кулланылган аккумуляторларны утильләштерүгә тапшыру һәм җитештерүчедән ташлама белән яңаларын алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Түбән Камада кулланылган батарейкалар җыю пункты ачылды
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада тотылган аккумулятор батарейкаларын җыю һәм утильләштерү буенча беренче кабул итү пункты ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«ЭкоСфера» проекты — куркыныч калдыклар белән эш итүне оештыруда заманча алым, Татарстан территориясендә «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе ярдәме белән «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруның пилот проекты.

Билгеле булганча, аккумулятор батарейкаларында аеруча куркыныч матдәләр — кургаш, кислоталар, селте бар, алар әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә.

Хәзер түбәнкамалыларның кулланылган аккумуляторларны утильләштерүгә тапшыру һәм җитештерүчедән ташлама белән яңаларын алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Кабул итү пункты Вокзал урамы (НКЦ борылышы каршында) адресы буенча урнашкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100