Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән урманчылыгында бер тонна имән чикләвеге җыйганнар
2020 елда киселгән урманның 40 гектар мәйданында чыршы, нарат, корычагач һәм карагай утыртылган.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин быел имән чикләвегенең уңуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, гадәттә имән биш елга бер генә тапкыр уңыш белән сөендерә. Бу хакта «Наш Черемшан» хәбәр итә.
«Без мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдык. Планлаштырылган 160 килограмм урынына бер тонна чикләвек җыйдылар, аларны иске питомникка утырттылар», — дип уртаклашты ул.
Быел шулай ук киселгән урманның 40 гектар мәйданында чыршы, нарат, корычагач һәм карагай утыртылган. Утырту материалы питомникта соңгы биш ел дәвамында үстерелгән. Тагын 77 гектарда урман утырттылар. Моннан биш ел элек утыртылган мәйданнарда үсеп китмәгән үсентеләрне яңаларына алыштырганнар.
Урманчылык хезмәткәрләре урманнардагы үсентеләрне биш ел дәвамында карый. Җәй айларында өстәмә рәвештә эшчеләр яллыйлар, рәт араларында агротехник тәрбия үткәрелә, ә үсентеләр тирәсендәге чүпләрне кул белән утыйлар.
«Ялланган эшчеләр сезонда яшь үсентеләрнең төбен берничә тапкыр йомшарта. Алар питомникта да эшли, аларның урманнар үстерүдәге өлешләрен бәяләп бетергесез», — дип, үз фикерләре белән бүлеште Алмаз Мотыйгуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз