news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республиканың яшь урманчылары Кукмарага җыелды

Слетка республиканың мәктәп урманчылыкларыннан 200гә якын укучы килгән иде.

Республиканың яшь урманчылары Кукмарага җыелды
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 31 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында республика мәктәп урманчылыкларының IV слетын ачу тантанасы булды. Яшь урманчыларны, аларның җитәкчеләрен һәм кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде.

«Мәктәп урманчылыклары слетының безнең районда узуы, әлбәттә, зур мәртәбә. Мондый чаралар балаларны берләштерә, аларга һөнәр сайлауда бер юнәлеш булып тора. Алар слетка елдан-ел яхшырак, тырышыбрак әзерләнеп киләләр. Укучыларның урманны саклау буенча пропаганда эшләре алып баруы бик яхшы. Чыннан да, булганны саклый белергә кирәк. Барыгызны да бәйрәм белән», — диде Сергей Димитриев.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров исә быелгы слетка мәктәп урманчылыкларының тагын да күбрәк җәлеп ителүен билгеләп узды.

«Бүгенге көндә Татарстанда 100дән артык мәктәп урманчылыгы бар. Аларда 1500ләп бала шөгыльләнә, — диде ул. — Слетта укучылар өчен төрле ярышлар, конкурслар уздырыла, җиңүчелләр исә баллар ярдәмендә ачыкланачак. Биредә катнашучылар үзләренең белемнәрен тагын да ныгытып, урманчы һөнәренең ни дәрәҗәдә абруйлы булуына тагын бер кат ышаначаклар. Мондый чаралар үткәрү бик кирәк».

Слетка республиканың мәктәп урманчылыкларыннан 200гә якын укучы килгән иде. Беренче көнне алар «Татарстан урманнарының киләчәге — безнең кулда» дигән конференциядә һәм «Визит карточкасы» конкурсында катнашты. Конференция барышында фәнни-тикшеренү эшләре тәкъдим ителде.

Слетның иң төп «Яшь урманчылар» бәйгесе исә аеруча мавыктыргыч булды Катнашучылар тест узганнан соң, «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урманнарны торгызу һәм үрчетү», «Геодезия», «Янгыннарны сүндерү» юнәлешләре буенча гамәли биремнәр үтәде. Боларның барысын да жюри бәяләп барды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100