news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм көчле җил көтелә

1 апрель төнендә республиканың кайбер районнарында буран булырга мөмкин.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 1 апрельдә Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, шулай ук яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран булырга мөмкин, буран вакытында күз күреме 1,2 чакрымга кадәр начарланачак.

Төнлә -3…+2 градус, көндез 4-8 градус булачак.

«Төнлә һәм иртән» юлларда урыны белән бозлавык булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot