news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай урманчылары яшь агачлар утырту сезонына әзерләнә

2020 елның язында Аксубай урманчылыгында 34 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылачак.

(Аксубай, 31 март, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы эшчеләренең киеренке урман культуралары утырту сезоны башлана. Бүген әлеге җаваплы чорга әзерлек бара, техникаларны һәм үсентеләр әзерлиләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2020 елның язында Аксубай урманчылыгында 34 гектар мәйданда ясалма урман торгызу, 16 гектар мәйданда чокырлар тирәсендә эрозиягә каршы үсентеләр утырту буенча эшләр башкарылачак. Аксубай майданы территориясендә бер гектар җирне һәм Иске Ибрай авыл җирлеге территориясендәге буа тирәлегендәге 15 гектар мәйданны төрле агач үсентеләре биләячәк.

Урман хезмәткәрләре яфраклы токымлы агач чыбыкчаларын әзерләү буенча зур эш күләме башкарган.

-Чокырлар тирәли агачлар утырту өчен участок урманчылыкларында 60 мең төп мамыксыз «Гибрид 38» тирәк үсентесе әзерләнде, — дип башкарылган эшләр белән таныштырды Аксубай урманчылыгының урман торгызу буенча инженеры Марсель Моратшин. — Гибрид тирәк чыбыкчалары карга тыгып куелган, аннары питомникларның мәктәп бүлекләренә урнаштырылачак. Урман торгызу эшләре вакытында алар чокырлар тирәсенә утырту өчен кулланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100