news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Үзәк Россиядә яшәүчеләрне температураның түбәнәячәге хакында кисәтте

Җилсез, уңайлы һава торышы көтелә, дип искәртте Роман Вильфанд.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлеше үзәге бу атнада антициклон тармагы йогынтысында калачак, нәтиҗәдә температура түбәнәячәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Антициклон тармагы – атмосфераның бер өлкәсе ул, анда басым шул ук биеклектәге өлкәләргә караганда югарырак.

«Чәршәмбедән атмосфера басымы күтәреләчәк, ә температура түбәнәячәк. Россиянең Европа өлеше үзәгендә, кара туфраклы булмаган өлкәләрдә төнлә температура -7..-8 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә -5 градус тирәсе салкын булачак», - дип белдерде синоптик.

Шул ук вакытта җилсез, уңайлы һава торышы көтелә, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100