news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февраль ае Татарстанда аномаль җылы булачак

Климатик норма якынча 8-10 градуска артып китә.

Февраль ае Татарстанда аномаль җылы булачак

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Февраль аенда Татарстанны аномаль җылы һава торышы көтә.   

«Республикада һава торышы тотрыксыз булачак: циркуляция шартлары үзгәрә, безгә җылы атмосфера фронтлары килә. Февраль ае температура күрсәткечләре буенча нормадан 8-10 градуска югарырак булуы көтелә», — диде Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Метеоролог хәбәр итүенчә, аерым алганда, кышның өченче ае башы да бик җылы булачак. Гәрчә, «гыйнвар азагыннан февраль башына кадәр уртача тәүлеклек һава температурасы -13 градуска җиткән иң салкын чор саналса да». 

Переведенцев якындагы көннәрнең температура аномалиясен «циркуляция факторы, җылылык чыгу», дип аңлатты. «Бер яктан, безгә Себер антициклоны йогынты ясый, икенче яктан, Мәскәүдә хәзер циклон бар, тик ул безгә якын килми. Шулай итеп, без арадаш хәлдә торабыз», - диде ул.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 1 февральдә, Казанда болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы кар явуы ихтимал, һава температурасы төнлә -6 градустан көндез -1 градуска кадәр була. Сишәмбе, 2 февральдә, тагын болытлы, һава температурасы төнлә -7 градустан көндез -3 градуска кадәр булачак.

Чәршәмбе, 3 февральдә, явым-төшем күзәтелми, болытлы һава торышы көтелә. Төнлә 8 градустан түбәнрәк, көндез 4 градуска кадәр салкын фаразлана.  

Галим шулай ук гыйнвар аенда Татарстан башкаласында ике айлык диярлек явым-төшем нормасы төшүгә игътибар итте. «Казан-Университет» метеорология станциясендә кар катламының максималь биеклеге 56 сантиметрга якын тәшкил итте.

Февраль аенда исә, Юрий Переведенцев фикеренчә, якынча бер айлык явым-төшем нормасы ява. «Казан-Терәк (Опорная)» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, февраль аенда ул якынча 28 мм тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100